Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2018, 14:41

Салмачи бистәсендә яшәүчеләрне су басу очрагында үзләрен тоту турында инструктаж үткәрәләр

Казанда су басарга мөмкин зоналарда яшәүчеләрнең өйләренә йөреп инструктаж үткәрү оештырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Ксения Швецова). Казанда язгы ташкыннарга әзерләнү дәвам итә. Су басарга мөмкин бистәләрдә яшәүчеләргә гадәттән тыш хәлләр булу очрагына инструктаж үткәрәләр. Шәһәр бистәләрендә су басарга мөмкин зонага 386 йорт эләгә, аларда 1200 кеше яши. Алар арасында – Идел буе районының Салмачи бистәсендә яшәүчеләр. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бистәдә яшәүчеләрнең өйләренә йөреп, су басу очрагында үзләрен тоту турында инструктаж үткәрәләр.

Халык белән эшләү ике атна дәвамында алып барыла. Бүгенге көндә коткаручылар 150-гә якын йортта булган. Казанның Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов бистәгә оештырылган пресс-тур вакытында сөйләгәнчә, әзерлек чараларының төп максаты – һәр кешегә ташкын башланганчы һәм ташкын вакытында нишләргә кирәклеге турында аңлату. Коткаручылар шәһәрлеләр белән тулы инструктаж үткәрәләр.

“Кешеләрнең авыр хәлдә ялгыз калмауларын белүләрен телибез, без һәрвакыт ярдәмгә киләчәкбез. Чик хәлдә барлык кешеләрне дә эвакуациялибез һәм махсус автобусларда вакытлыча урнашу пунктларына илтәчәкбез, анда кешеләр берничә тәүлек тора алачак”, - диде Ф.Тимурханов һәм кар калынлыгы 1 метрдан артык булуын һәм, кискен җылытып җибәрсә, ташкыннан котылып калып булмаячагын өстәде.

Искәртергә кирәк, Салмачи бистәсе ташкыннар вакытында куркыныч астында торган зонада урнашкан. Узган елда да, явым-төшем күләме быелгы кебек күп булмаса да, Нокса елгасы ярларыннан чыкты. Биредә яшәүче Рина Завидняк сөйләгәнчә, алар су басу проблемасы белән ел саен очрашмый. “Без бирегә 2013 елда күчендек, шул вакыт эчендә бер генә тапкыр – 2016 елда ташкын белән очраштык. Ул вакытта без моңа әзер түгел идек, быел кисәтеп йөрүегез өчен рәхмәт”, - диде ул.

Ф.Тимурханов билгеләп үткәнчә, белгечләр халыкны гадәттән тыш хәлләргә әзерләү өчен барысын да эшлиләр. Ләкин кешеләр үзләре дә әзерләнергә тиеш: азык-төлек, дарулар әзерләргә, гадәттән тыш хәл була калса, 01 һәм 112 телефоннары аша коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә.

Фоторепортаж
Салмачи бистәсендә яшәүчеләргә су басу очрагына инструктаж үткәрәләр
Видеорепортаж
27.03.2018 13:35
Барлык яңалыклар