Чаралар 13 нче һәм 15 нче июльдә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казанлыларны ишегалларында узучы күнегүләргә чакыралар. Чаралар 13 нче һәм 15 нче июльдә Мәскәү районының ишегалды территорияләрендә узачак.
«Безнең ишегалды» республика программасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче күнегүләр 13 нче июльдә 19:00 сәгатьтә Декабристлар урамы, 114 адресы буенча булачак. Икенчесе – 15 нче июльдә Батыршин урамындагы 35 нче, 37 нче һәм 39 нчы йортлар ишегалдында 10:00 сәгатьтә. Үзең белән шешә белән су алырга киңәш ителә.
Әгәр дә сез үз ишегалдыгызда чара үткәрергә телисез икән, сылтама буенча оештыручылар белән элемтәгә керегез.