Казанда су басу зонасына 386 йорт эләгә, аларда 1118 кеше яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Ксения Швецова). Казанда язгы ташуга әзерлек эшләре башланды. Су басу янаган бистәләрдә яшәүчеләрне гадәттән тыш хәл очрагына инструкциялиләр – бүген Гражданнар саклау идарәсе һәм шәһәрнең суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре, куркынычсызлык чаралары турында искәртү өчен, Идел буе районының Вишневка бистәсендә яшәүчеләрнең өйләрендә йөреп чыкты. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казанда су басу зонасына 386 йорт эләгә, аларда 1118 кеше яши.
Язгы ташуга планлы әзерлек февраль башында башланды, дип хәбәр итте Гражданнар яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов. Быел Татарстан башкаласында кар узган елгыга караганда күпкә кимрәк булса да, синоптикларның озак сроклы фаразлары булмау сәбәпле, су басуга бәйле хәлне фаразлау мөмкин түгел, дип билгеләп үтте ул. «Кар дәрәҗәсе 10 см.дан 47 см.га кадәр тәшкил итә - бу чагыштырмача түбән дәрәҗә. Шул ук вакытта туфракның туңдырылу дәрәҗәсе 18 см.дан 40 см.га кадәр тәшкил итә. Димәк, кар кискен эрегән вакытта су туфракка сеңми, ә елгаларга ага, бу шактый катлаулы шартлар тудырырга мөмкин», – дип аңлатты Гражданнар саклау идарәсе башлыгы. Гадәттә язгы ташу апрель уртасыннан башланса, быел һава шартлары аркасында март ахырында башланырга мөмкин, дип өстәде ул.
Язгы ташуның нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен, барлык кирәкле профилактик чаралар күрелә, беренче чиратта – халыкка ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында хәбәр итү. ОСВОД («Сулыклардан коткару берләшмәсе») белгечләре алар белән инструктаж үткәрәләр һәм кирәкле мәгълүмат булган белешмәлекләр тараталар. «Безгә һәр йортка барып җитү, яшәүчеләрнең санын ачыклау, кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар барлыгын белергә кирәк. Су басу янаган зонага кергән һәр йортны караячакбыз», - дип ассызыклады Ф.Тимерханов.
ОСВОД хезмәткәрләре халык белән профилактик эшне ирекле башлангычларда алып баралар. Казанның ОСВОД советы рәисе Никита Коробицын сүзләренә караганда, кышын эш һәм укудан буш вакытларында бу эшкә 20-гә кадәр кеше җәлеп ителә. «Җәй һәм кыш көннәрендә без шәһәр халкының иминлеге өчен берничә чара уздырабыз – гадәттән тыш хәлләр вакытында профилактикадан алып практик ярдәмгә кадәр», – дип сөйләде Н.Коробицын.
Ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләрне киметү өчен шәһәрне төзекләндерү буенча гадәти планлы эш дәвам итә – кар чыгару, күперләрне карау һәм ремонтлау, насос җиһазларына ревизия ясау, кирәкле материаллар запасларын булдыру, дип өстәде Ф.Тимерханов. Җитди су басу очрагында Казанда вакытлыча урнаштыру өчен 11 пункт әзерләнгән.
Бистәләрдә яшәүчеләр шулай ук язгы ташуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнә алалар, дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. Моның өчен йорт янындагы территорияне вакытында кардан арындырырга, кирәк очракта су өчен траншеялар ясарга киңәш ителә. «Әгәр кирәк булса, без оператив ярдәм күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Әмма халыкка да уяу булырга киңәш итәбез», - дип өстәде Гражданнар саклау идарәсе башлыгы.
Тәүлек буе эшли торган телефон аша Гражданнар яклау идарәсенә куркыныч булган очракларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843) 264-29-00 яки «Ачык Казан» сервисында хәбәр калдырырга була.