В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 21-нче апрельдә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). 21-нче апрельдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кайнар линия үткәрә.
Шәһәр халкы кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак. Белгечләр аларга, әгәр күршеләр арасында җир бәхәсе туса, җир законнарын бозуны ничек һәм нинди срокларда бетерергә кирәклеге турында, шулай ук таләпләрне үтәмәгән очракта, нинди җаваплылык каралган булуы турында сөйләячәк.
Шалтыратуларны 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоны буенча кабул итәчәкләр: +7(843)255-25-71, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.