Теләүчеләр шәһәрлеләргә чүпне аерып җыю кагыйдәләрен аңлатачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). Казанда Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча пилот проектында катнашу өчен волонтерлар җыю игълан ителде. Теләүчеләр шәһәрлеләргә проект башланган беренче көннәрдә чүпне аерып җыю кагыйдәләрен аңлатачак.
Искәртергә кирәк, коммуналь калдыкларны аерып җыю буенча пилот проекты Авиатөзелеш районында 1 августта башлана. 109 контейнер мәйданчыгында каты коммуналь калдыкларны аерып җыю өчен сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырыла. Контейнерларга ябыштырылган кәгазьләрдә чүпне кайсы контейнерга ташлау кирәклеге күрсәтелгән була. Сары кәгазьле контейнерларга эшкәртергә яраклы чиста калдыклар салыначак, соры кәгазьлесенә – аеру өчен яраксыз юеш калдыклар.
Проект гамәлгә ашырылган беренче көннәрдә волонтерлар ярдәме кирәк, алар контейнерлар янында кешеләргә чүп аеру кагыйдәләрен аңлатачак. Эшне башлар алдыннан волонтерларга проект турында сөйләячәкләр һәм кагыйдәләр белән таныштырачаклар.
Волонтерлар арасында оештыручылар да булачак. Мәсәлән, шуларның берсе - Башкама комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Теләүчеләр (843) 590-04-26 (өстәмә 2312) телефоны буенча ТКХ комитетына яисә (843) 524-75-33 номеры буенча “Авиатөзелеш районы” идарә итүче компаниясенә шалтыратып, түбәндәге мәгълүмат калдыра ала: исем-фамилиягез, элемтә өчен номер, проектка никадәр вакыт багышлый алуыгыз. Гаризалар шимбә 28 июльгә кадәр кабул ителәчәк.