В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 14–15 март көннәрендә уздырыла
Марат Мөгыйнов фотосы
«Вертолет» яшьләр үзәгендә 14–15 март көннәрендә флорбол буенча «Яшүсмер кубогы» дип аталган беренче шәһәр турниры оештырыла. Казанлыларны спорт ярышлары белән рухланып, яшь спортчыларга ярдәм итәргә чакыралар.
Шимбә көнне, 14 мартта, ярыш 2015–2016 елда туган катнашучылар арасында уздырыла. 15 март көнне иң көчлеләр исеме өчен 2011–2012 елгы спортчылар ярышачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Турнир Кече Мәскәү урамы, 15 йорт адресы буенча үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар оештырыла. Яшьләр өчен кәгазьдән аппликация ясау остаханәсе, өстәл уеннары кичәләре, йога дәресләре һәм башкалар әзерләнә.