Сөйләшү вакытында аферистлар ир-атны алдаганнарын таныйлар, шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә
Фото: Денис Гордийко
42 яшьлек зыян күрүченең сүзләренчә, 26 нчы мартта аның телефонына банк картасы буенча смс-хәбәр килгән. Ир-ат аның хезмәт хакы картасы белән бәйле булуын аңлаган, шунлыктан шиге булмаган. Соңыннан мессенджерларның берсендә аңа билгесез кыз шалтырата. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, ул билгесез кешеләр ир-атка кредит рәсмиләштергәнен җиткерә. Мәсьәләне хәл итү өчен мошенник казанлыны «иминлек хезмәте» белән тоташтыра.
Мошенник үзен Александр дип таныштыра һәм акчаны саклап калу өчен ир-атка банк бүлегенә барырга, кредит картасын алырга һәм аны түләү системасының мобиль кушымтасына өстәргә кирәклеген аңлата. Аферист даими элемтәдә була һәм күрсәтмәләр бирә. Соңыннан зыян күрүче кредит акчаларын – 300 мең сумны – мошенник җиткергән чит счетка күчерә. Операциядән соң казанлы тагын үзенең башка банклардагы счетларында булган 320 мең сум акчасын күчерә.
Шуннан соң мошенник казанлыны тагын бер банкка мөрәҗәгать итәргә һәм кредит рәсмиләштерергә күндерә. Әмма ир-атка акча бирүдән баш тарталар, бу хакта ул аферистка җиткерә. Сөйләшү барышында җинаятьче үзенең алдакчы булуын таныган. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә, анда РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар вакыйганың сәбәпләрен ачыклау һәм шикләнелүчеләрне тоткарлау өчен кирәкле оператив-эзләү чаралары үткәрә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.