В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче белдерүне интернетта эзләп тапкан
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында яшәүче ир-егет видеокарта сатып алам дип, алдакчылар тозагына эләккән. Зыян суммасы 100 мең сумнан артып китә.
31 яшьлек Казан егете сүзләренчә, ул бушлай игъланнар сайтында видеокарта сатылуы турында мәгълүмат эзләп таба. Сатып алу һәм китереп бирү шартлары турында фикер алышканнан соң, игъланны урнаштыручы сатып алучы заттан видеокарта өчен алдан түләвен сорый һәм банк картасының реквизитларын җибәрә.
Ир-егет тиешле сумманы күчергәч, товар китергәннәрен көтә башлый. Күпмедер вакыттан соң алдакчы зат элемтәгә чыгудан туктый. Зыян күрүче үзенең алдакчылар корбаны булуын аңлап ала һәм тиз арада полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе шәһәр халкын, интернетта сатып алу белән шөгыльләнгәндә, уяу булырга чакыра.
Алдарак Казанда яшәүче егетнең кинога билетлар сатып алам дип, 23 мең сумнан мәхрүм калуы хакында хәбәр ителгән иде. Ир-ат яңа танышы җибәргән тикшерелмәгән сылтама буенча башка платформага күчеп, алдакчылар тозагына эләккән.