Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2025, 15:37

Ижау кешесе Казан полиция хезмәткәрләре тарафыннан ноутбук урлаган өчен тоткарланган

Егет милекне комиссион кибеткә тапшырган

«Япеев» полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Ижауда яшәүчене ноутбук урлауда шикләнеп тоткарлаган. 21 яшьлек ир-ат казанлының юклыгыннан файдаланып, аның техникасын үзләштергән. Зыян күләме 50 мең сум тәшкил иткән.

Зыян күрүче берничә көнгә Вахитов районы кунакханәләренең берсендә урнашканлыгы ачыкланган. Кич белән номерга кайткач, егет ноутбукның югалганын күргән. Шуннан соң ул полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Шикләнелүчене оператив-эзләү чаралары барышында тоткарлаганнар. Ул гаебен таныды һәм ноутбукны комиссион кибеткә тапшыруын, ә кергән акчаны үз ихтыяҗларына сарыф итүен сөйләде.

Җинаятьчегә карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча «Урлау» буенча җинаять эше кузгатылган. Егет читкә китмәү һәм тиешле тәртибе турында язылу астында, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар