Территориядә социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән комплекслы торак төзелеше планлаштырыла
Фото: Марат Мөгыйнов
Нигезләмә буенча, мәйданы 258,82 га булган участок Совет районында урнашкан. Ул көньякта Мамадыш тракты белән чикләнә, төньякта – «Солтан Ай» коттедж поселогына һәм проектлана торган «Чабакса күле» территориясенә, көнбатышта – Константиновский урманына һәм «Овощник-3» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенә, ә көнчыгышта мөселман зиратына һәм М7 «Волга» трассасына барып тоташа.
Территориядә социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән комплекслы торак төзелеше планлаштырыла.
Проектлана торган территориядә 1224 һәм 750 урынга исәпләнгән ике мәктәп, өч балалар бакчасы, спорт комплексы, шулай ук көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, мәдәният-ял итү учреждениеләре, китапханәләр, кибетләр, даруханәләр һ.б. социаль инфраструктура объектлары булачак.
Территория чикләрендә торак фондының гомуми мәйданы 320,1 мең кв. метрны тәшкил итәчәк. Торак фондының тыгызлыгы – 1,2 мең кв.м/га. Торак массивта якынча 10 мең кеше яшәр дип көтелә.