«Динамо-Татарстан» хатын-кызлар командасы ветераннар арасында уздырылган волейбол буенча Россия беренчелеге чемпионы булды
Ветераннар арасында уздырылган волейбол буенча Россия беренчелегендә «Динамо-Татарстан» волейбол командасы җиңде. Турнир хатын-кызлар арасында 50+ яшь категориясендә 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Витязеводагы «Волейград» спорт-укыту үзәге базасында узды.

Беренчелектә Мәскәү, Тула, Чиләбе, Зеленоград, Чкаловский спортчылары, шулай ук Кырым һәм Ерак Көнчыгыш җыелма командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә республика башкаласыннан капитан Людмила Гыйләҗетдинова җитәкчелегендәге «Динамо-Татарстан» командасы беренче урынны алды, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты.

Бүләкләү тантанасын Бөтенроссия Волейбол федерациясенең беренче президенты, СССРның атказанган тренеры Валентин Жуков һәм ярышларның баш хөкемдары Сергей Кошелев уздырды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Кремль яр буенда универсаль спорт комплексы урнаштырылган. Ул күнегүләр өчен зоналар, чишенү бүлмәләре һәм җиһазларны саклау урыны булган 12 метрлы контейнердан гыйбарәт.

2025-09-09T17:18:07+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.