«Горки» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Денис Гордийко
74 яшьлек зыян күрүче сөйләвенчә, гыйнвар башында аңа кесә телефонына билгесез ир-ат шалтырата, ул үзен брокерлык компаниясе менеджеры дип таныштыра һәм биржада акча эшләргә тәкъдим итә.
Мошенник күрсәтмәсе буенча пенсионер акча күчерү өчен берничә программа урнаштырган. Әмма вәгъдә ителгән табышны ир-ат ала алмаган. Китерелгән зыян суммасы 250 мең сумнан артып киткән.
«Горки» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне эзләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.