В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ир-ат берничә кредит рәсмиләштергән һәм җинаятьчеләргә үзенең банк кушымтасына читтән торып керү мөмкинлеген биргән.
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүче полициягә берничә ел элек биржада акча эшләргә тырышканын сөйләгән. Быел март аенда ир-ат белән таныш булмаган кеше элемтәгә керә һәм биш ел эчендә кертелгән инвестиция буенча 2 млн сумнан артык сумма тупланганын хәбәр итә.
Әңгәмәдәш акчаны чыгарырга тәкъдим итә, моның өчен иминият суммасын һәм салымны түләргә кирәк була. Ир-ат 1 млн сумнан артык күләмдә берничә кредит рәсмиләштергән һәм шалтыратучыга үзенең банк кушымтасына читтән торып керү мөмкинлеген биргән. Акчаны мошенник билгесез счетларга күчергән.
Өч атна дәвамында ир-ат акча күчерүләрен көткән, әмма алар барыбер килмәгән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче «Мәскәү» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче «Урлау» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.