«Ямашев» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Казанда яшәүче 22 яшьлек кыз мошенниклар белән элемтәгә керә һәм 10 мең сумга якын акчасын югалта.
Зыян күрүченең сүзләренчә, сайтларның берсендә ул пальто сату турында белдерү бастырган. Берникадәр вакыттан соң аңа товар сатып алырга теләгән билгесез хатын яза. Түләү өчен сатып алучы сатучыга сылтама җибәрә.
Кыз билгесез сайтка күчә, үзенең банк картасы мәгълүматларын кертә, шуннан соң счеттан тугыз мең сум акча алына. Зыян күрүче ярдәм сорап «Ямашев» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Банк счетыннан урлау» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.