Хатын-кыз төрле банкларда берничә кредит рәсмиләштергән
Фото: Марат Мөгыйнов
Зыян күрүче сүзләренчә, эш табарга теләп, ул үзенең анкетасын төрле сайтларда урнаштырган. Аның белән билгесез ир-ат элемтәгә керә һәм читтән торып эш тәкъдим итә. Куратор хезмәтләре өчен хатын-кыз 100 мең сум акча күчергән.
Шуннан соң аңа үз исеменнән ачылган инвестиция счеты булуы һәм аны якын арада ябарга кирәклеге турында хәбәр итәләр. Моның өчен зыян күрүче төрле банклардан 400 мең сумлык берничә кредит рәсмиләштергән. Аңа счетны гамәлдән чыгарырга һәм акчаны картага кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Нәтиҗәдә, хатын-кыз белән элемтәгә беркем дә чыкмаган.
«Азино-2» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.