«Гвардия» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). Татарстан башкаласында яшәүче мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 4 800 сум акчасын югалта.
Зыян күрүче сөйләвенчә, ул өстәл сатып алырга була һәм интернетта кирәкле игъланны таба. Сатучы белән элемтәгә кереп, килешү шартлары турында сөйләшкәннән соң, ир-ат алдакчыдан электрон сылтама ала. Казанлы үзенең банк картасының реквизитларын күрсәтә, шуннан соң аның счетыннан 4,8 мең сум акча алына.
Соңыннан сатучы элемтәгә чыкмый башлый. Үзен алдаганнарын аңлагач, ир-ат полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешендәге «г» пунктында каралган «Банк счетыннан башкарылган урлау» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, мошенниклар корбаны булмас өчен таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны кат-кат тикшерергә кирәк. Шәхси счетларның реквизитларын күрсәтергә һәм акчаны билгесез кешеләргә күчерергә ярамый.