Товар өчен түләгәннән соң сатучы элемтәгә чыгудан туктаган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын мошенникларга ышанган һәм 60 мең сум югалткан.
Интернетта популяр сайтларның берсендә хатын-кыз тунны базар бәясеннән түбәнрәк сату турында белдерү тапкан. Кызыксынып, ул товарның хуҗасы белән шалтыратыша һәм бәя турында килешә. Акча күчергәннән соң сатучы элемтәгә чыгудан туктый.
Зыян күрүче ярдәм сорап «Савиново» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене эзләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.