Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2020, 12:30

Җәүдәт Садыйков, «Кар десанты» отряды җитәкчесе: «Кеше сугыш калдыкларын күргәч, тормышка башкача карый башлый»

«Кар десанты» отряды әле 60-нчы еллар ахырында ук КДУ тарих факультеты базасында формалаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген, Белем көнендә, бөтен ил укучылары үзләренең сыйныфташлары һәм укытучылары белән очраша. Күп кенә укытучылар балаларга предмет буенча белемнәрен биреп кенә калмый, ә мәктәп елларында алар өчен чын остазларга әвереләләр, үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә ярдәм итәләр, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр. Мәскәү районының 122-нче гимназиясе укучыларының күп буыннары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Кар десанты» отряды командиры Җәүдәт Садыйков шундый остаз булды. Берничә дистә ел дәвамында ул мәктәп укучыларына үз иленең тарихын дәреслекләр буенча өйрәнергә генә түгел, ә мөстәкыйль рәвештә тикшеренүләр үткәрергә дә ярдәм итә – Бөек Ватан сугышы еллары узган урыннарга походлар һәм экспедицияләр оештыра.

«Әлеге хәрәкәт минем бөтен гомеремә генә түгел, укучыларым тормышына да йогынты ясады»

«Кар десанты» отряды әле 60-нчы еллар ахырында ук КДУ тарих факультеты базасында формалаштырылган. Хәрәкәт активистлары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны мәңгеләштерергә ярдәм итә. Экспедицияләр барышында алар билгесез хәрби күмү урыннарын һәм сугышчыларның күмелмәгән калдыкларын табалар, һәлак булганнарның һәм Ватанны саклаганда хәбәрсез югалганнарның исемнәрен ачыклыйлар һәм аларны зурлап күмәләр.

Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү белән мавыккан Җәүдәт Садыйков 1987 елда, тарих факультетының икенче курсында укыган вакытта, әлеге оешма турында белеп ала, аннары хәрәкәт активистлары сафына кушыла. «Бер эш – сугыш турында белү, ләкин бөтенләй башка – кышкы походлар вакытында сугыш барган урыннарда катнашучылар, шул вакыйгаларның шаһитлары белән бергә булу, яз һәм җәй айларында эзләү экспедицияләренә чыгу, – дип сөйләде Җәүдәт Садыйков. – Студентлар елларында «Кар десанты»нда мине походлар, яхшы коллектив, аралашу, Смоленск өлкәсенең «Үлем үзәне»ндә һәм Новгород өлкәсенең Мясная Бор шәһәрендә экспедицияләр җәлеп итте».

Башта Җәүдәт Садыйков «Кар десанты»ның гади сугышчысы була, аннары эзләү отряды җитәкчесенә әйләнә. 1990 елда башка активистлар белән бергә шәһәр мәктәпләре буйлап йөри һәм укучыларны отряд эшчәнлеге белән таныштыра. Бер елдан соң аны 122-нче мәктәпкә эшкә чакырганнар, аларга гади тарих укытучысы гына кирәк булмый – уку йорты җитәкчелеге әлеге хәрәкәткә үз укучыларын да җәлеп итәргә тели.

Мәктәптә Җәүдәт Садыйков үзенең укучыларына мавыктыргыч экспедицияләр һәм «Кар десанты» табылдыклары турында сөйләгән. Шулай итеп, отряд сугышчылары хәрәкәтнең яңа катнашучылары белән тулылана. Балалар үз илләренең тарихын дәреслекләр буенча гына өйрәнеп калмый, мөстәкыйль рәвештә тикшеренүләр дә үткәрә алалар.

Әллә ничә активистлар буыны алмашынып өлгерә. Хәзер дә отрядта яңа кешеләр бар, инде бер дистә ел экспедициягә йөрүчеләр дә җитәрлек – хәзер инде алар гаиләсе һәм балалары белән бергә «сәяхәт итәләр». «Әлеге хәрәкәт минем бөтен гомеремә генә түгел, укучыларым тормышына да йогынты ясады», – дип ассызыклады Ж.Садыйков. Хәтта еллар узгач та оешмада катнашучылар эзләнүләрен дәвам итә, походларда алган белемнәрен балаларына тапшыралар.

«Без тарихны яңадан ачарга теләмибез – җиңүнең нинди бәя белән бирелгәнен яхшы беләбез»

Отряд активистлары ел саен сугышта һәлак булганнарның якыннарыннан күпсанлы мөрәҗәгатьләр ала һәм экспедицияләр барышында солдатларның калдыкларын яки шәхси әйберләрен табарга тырышалар. Сугыш кырларында сугышчан снарядлар, корал, компас, одеколонлы флаконнар, тараклар, көзгеләр, документлар, каскалар, медальоннар һәм башка бик күп нәрсәләр очрый. Аерым алганда, алар буенча эзләү төркеме активистлары һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклый һәм аларның туганнарын таба ала.

Әмма хәрәкәттә катнашучылар экспедициядә һәм походларда йөрү белән бергә хәбәрсез югалганнарның туганнарына да үз якыннарын табарга ярдәм итә. «Кар десанты» активистлары Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнәләр, ветераннар белән очрашалар, массакүләм агитация эшләре алып баралар, лекцияләр тыңлыйлар һәм үткәрәләр, эзләү җыры һәм агитбригада фестивальләрендә катнашалар.

Ләкин, отряд җитәкчесе фикеренчә, иң мөһиме – ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. «Кар десанты» аша узучы экспедицияләрдә катнаша, сугыш тарихы белән күзгә-күз очраша, моның бүтән кабатланмаска тиешлеген төгәл аңлый. Кеше ул вакыйгаларның эзләрен күргәч, тормышка һәм дөньяда барган вакыйгаларга башкача карый башлый, – дип ышана Ж.Садыйков. – Хәзер әлеге тарихны яңадан карау омтылышлары булганда бу аеруча да мөһим. Без бит бернәрсәне дә яңадан карарга теләмибез – җиңүнең нинди бәя белән ирешелгәнлеген беләбез, сугыш кырларында әлегә кадәр хәрби тимер, патроннар ята. Бу сугышның яраларын җир һаман саклый. Монда сугышлар беркайчан да кабатланмасын иде дип уйлый башлыйсың».

«Кар десанты» – армия кебек үк батырлык мәктәбе, дип саный отряд җитәкчесе, чөнки бу хәрәкәттә катнашу кешене шәхес буларак ачарга ярдәм итә, ныклы үзәк формалаштыра һәм гомерлеккә чыныгу бирә. «Кар десанты» җаваплылыкны, мөстәкыйльлекне һәм походларда физик яктан чыныктыра.

«Бу үлеләр өчен түгел, бу исәннәр өчен кирәк» – отряд девизы һәрвакыт шулай яңгырый. Әлеге эш нәтиҗәсендә кешеләр үз тарихларына җаваплы карый башлыйлар, дип ышана Ж.Садыйков. «Асылда бу гражданлык дип атала – син сүздә түгел, ә эштә әйләнә-тирәдәге кешеләргә ярдәм итәсең», – дип билгеләде педагог.

Барлык яңалыклар