В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына интенсив физик йөкләнештән качарга, күп су эчәргә киңәш итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Якындагы өч көндә Татарстанда көчле эсселек сакланачак. Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 15-нче майдан 17-нче майга кадәр көндез һава температурасы +35 градуска җитәчәк. Шимбә көнне Казанда +32 градуска кадәр эссе булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Татарстанда янгын куркынычының югары класслы булуы аркасында 21 көнгә гражданнарның урманнарга баруы һәм аларга транспорт чаралары белән керүе чикләнгән. Моннан тыш, 26-нчы майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим озайтылды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе төнлә генә тәрәзәләрне ачып, өйдә салкын һава температурасын сакларга, тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска, физик йөкләнештән качарга, күп су эчәргә, шулай ук балалар һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмаска киңәш итә.