В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матч Чемпионнар лигасының төркем этабы кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). «Зенит-Казан» иртәгә Төркия Әнкарасының «Халкбанк» командасы белән уйнаячак. Матч Татарстан башкаласында «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә узачак.
Чемпионнар лигасының төркем этабында Казан клубы 5 уенда 2 җиңү яулады һәм 8 очко җыйды. Төркия командасы бүгенге көндә бер генә җиңүгә дә ирешмәде, аның арсеналында нибары 1 очко бар.
«Зенит» белән «Халкбанк» матчы 19-нчы февральдә 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан волейбол клубы сайтында.