В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә
Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр узачак. Төнлә һәм иртән синоптиклар аерым районнарда томан һәм 17 м/с тизлек белән көчле җил вәгъдә итә, термометр баганалары -1 дән +2 градуска кадәр күрсәтәчәкләр. Көндез +1..+4 градуска җылына.
Алдагы тәүлектә Казанда болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр узачак. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булырга мөмкин, һаваның минималь температурасы 0..+2 градус булачак, көндез +2..+4 градус көтелә.
Чәршәмбе республика атмосфера фронты тәэсирендә төньяк циклон йогынтысында булачак. Төнлә синоптиклар кар, юеш кар фаразлый. Һава температурасы -2..+2 градус булачак. Көндез явым-төшем күбесенчә Татарстанның көнчыгышында саклана, һава температурасы 0..+3 градус.
Пәнҗешәмбе көнне шулай ук зур булмаган кар, юеш кар билгеләп үтеләчәк, көндез җил 15-18 м/с. Төнлә синоптиклар һава температурасын 0..-3 градус, ә көндез – 0..+ 3 градус фаразлый.
Беренчел фаразлар буенча, 22 һәм 23 ноябрьдә яңгырга күчүче юеш кар белән болытлы һәм җилле һава торышы көтелә. Көндез термометр баганаларын +1..+4 градус күрсәтәчәкләр.
Явым-төшем төшү һәм температура түбәнәю шартларында юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге.