В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда синоптиклар -3 градуска кадәр салкын фаразлый
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 22 ноябрьдә, Казанда яңгыр, кайбер районнарда томан көтелә. Төнлә синоптиклар яңгырга әйләнә торган юеш кар фаразлый. Төнлә һава температурасы -1..-3 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +6..+8 градус җылыначак. Төнлә юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булырга мөмкин.
Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән соңрак яңгырга әйләнә торган юеш кар явачак. Көндез яңгырлы һава көтелә, урыны белән томан булуы ихтимал. Җил – көньяк-көнбатыштан, җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6 градус, иртәнге сәгатьләрдә -1..+4 градус булачак. Көндез термометр баганалары +4..+9 градусны күрсәтәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык хасил булырга мөмкин, дип кисәтә.
Якшәмбе, 23 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы саклана. Төнлә бераз яңгыр явачак, ә иртән һәм көндез яңгыр, юеш кар көтелә. Җил юнәлешен башта көньяк-көнбатышка, аннары төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы +2..+7 градуска, көньякта һәм көнчыгышта урыны белән +9 градуска кадәр җылытачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыш җиле көньяк-көнчыгышка алышыначак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -2..+3 градус булыр дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +2..+7 градус күрсәтәчәк.