Кунакларны мастер-класслар һәм бәйрәм концерты көтә
Благовещение соборының тарих музеенда 11 декабрьдә «Якын кешеләр» инклюзив фотокүргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә укучыларның фотосурәтләрен, шулай ук «Перемена» медиаүзәгенең остазлары һәм педагогларының эшләрен тәкъдим итәчәкләр.
Килүчеләрне иҗади мастер-класслар һәм бәйрәм концерты көтә, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.
«Фотографияләр төрле-төрле сюжетлардан, төрле осталык дәрәҗәсендә... Проектта катнашкан фотографларның һәм модельләрнең физик мөмкинлекләре шулай ук аерылачак, әмма барлык катнашучыларны да иҗатка мәхәббәт һәм гүзәлләрне күрү сәләте берләштерә. Бу безнең яшь фотографларны һәм аларның ярдәмчеләрен якын кешеләр итә», – дип билгеләде проектның координаторы Наталья Шамшур.
Чарага керү ирекле, кунакларны 11:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә Благовещение соборы музеенда көтәләр.
Күргәзмә «Перемена» командасы тарафыннан оештырылды. Проект «Православие инициативасы» халыкара грант конкурсы ярдәмендә тормышка ашырыла.