Мәйданчыкларда товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып алырга мөмкин
Иртәгә Казанда бу елга соңгы традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Продукцияне республиканың 22 районы һәм агросәнәгать комплексының 24 оешмасы тәкъдим итә.
Сәүдә традиция буенча 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып барылачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.
Сату нокталары түбәндәге мәйданчыкларда урнашачак:
· Авиастөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
· Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев проспекты., 71а
· Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
· Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
· Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
· Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават күпере торак районында ярминкәләр Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә якшәмбе көннәрендә сәүдә итү булачак.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен даими тикшерәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефон номеры буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ахыргы авыл хуҗалыгы ярминкәсен айның соңгы эш атнасын алты көнлек дип белдерү сәбәпле, шимбә көннән якшәмбегә күчерделәр.