В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык түбән бәяләрдән яшелчә, ит һәм ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның авыл муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителәчәк. Алар арасында: «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башкалар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 6:00 дан 13:00 кә кадәр түбәндәге адреслар буенча барырга мөмкин:
Яңа Савин районы:
Совет районы:
«Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкәне Осиново бистәсендә Садовая урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең машина кую урынында үткәрәчәкләр.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен сәүдә якшәмбе көннәрендә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә алып барылачак.
Быел Мәскәү базары янында ярминкә яңадан башланачак. Базарны төзекләндерү сәбәпле, монда берничә ел сәүдә алып барылмады. Мәйданчык Шамил Усманов урамындагы 1 йорт адресы буенча оештырылачак.
Урыннарда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәчәкләр, җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.
Шәһәр халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча кулланучылар базары комитетында кайнар линия телефоны эшләячәк: +7 (843)223-27-72 (өстәмә 84331).