Фото: Денис Гордийко
Иртәгә, 20 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15-18 метр, Казанда секундына 16 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Иртән һәм көндез республика буенча һәм башкалада синоптиклар күрү мөмкинлеге 1 чакрымга кадәр начарайган буран, көчле кар фаразлый.
ТР Гидрометүзәге халыкны юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килү турында кисәтә.
Казанның Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары начараю сәбәпле машина йөртүчеләрне тизлек режимын һәм куркынычсыз аралыкны сакларга, кискен маневрлар һәм узып китүләрдән качарга, шулай ук җәяүлеләр кичүләре һәм юл чатлары алдыннан тизлекне алдан ук киметергә чакыра.
Җәяүлеләргә юлны бары тик билгеләнгән урыннарда гына, куркынычсызлыкка ышангач кына чыгарга, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында кулланырга кирәк.