Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2026, 16:52

Иртәгә Казанда яшенле яңгыр көтелә

Көндез термометр баганалары +15 градус күрсәтәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Иртәгә, 18 апрельдә, Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Синоптиклар тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк көчле җил фаразлый. Төнлә һава температурасы +6..+8 градус булачак, көндез термометр баганалары +13..+15 градусны күрсәтәчәк.

Республикада иртәгә шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә дә, көндез дә урыны белән бераз яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Аерым районнарда томан фаразлана. Көньяк-көнбатыш җиле секундына 15–20 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә минималь температура +4..+9 градус, көндез исә +12..+17 градус булачак.

Якшәмбе, 19 апрельдә, республикада яңгырлар ява. Көньяктан искән җил юнәлешен көнбатышка, төньяк-көнбатышка үзгәртеп, җилнең тизлеге секундына 6–11 метрга, урыны белән 14 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус булачак, көндез +9..+14 градуска кадәр җылыначак.

Киләсе атна башында яңгырлы һава торышы саклана. Төньяк-көнчыгыш, көнчыгыш җиле юнәлешен көньякка таба үзгәртеп, секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк. Төнге температура +2..+7 градуска кадәр төшә. Көндез һава +5..+10 градуска, көнчыгышта +14 градуска җылыначак.

Барлык яңалыклар