Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2022, 16:22

Иртәгә Казанда көчле җил белән яшен көтелә

Һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель). 26 нчы апрельдә Казанда һава шартларының начарлануы көтелә. Көндез алмашынучан болытлы булачак, Татарстан башкаласында урыны белән яшен, җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Максималь һава температурасы +22 градуска кадәр җитәчәк.

Татарстанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез максималь һава температурасы +18-23 градуска җитәчәк. Җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, яшен һәм көчле җил булганда, бинадан чыгуны чикләргә, балаларны үзләрен генә калдырмаска кирәк. Көчле җил вакытында җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренү сорала. Йорт диварлары, тукталышлар һәм төзелеп бетмәгән биналар янында көчле җилдән качарга ярамый, түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары килеп төшәргә мөмкин.

Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт калдырырга ярамый – җил өзеп ташлаган ботаклар зур куркыныч тудыра ала. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып торырга һәм өзелгән электр үткәргечләргә килергә дә киңәш ителми.

Яшен вакытында җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк. Автомобильчеләргә машинада йөрүдән баш тартырга киңәш итәләр, чөнки электроника эшендә өзеклекләр булырга мөмкин. Велосипедчыларга шулай ук яшен вакытында велосипедтан якынча 30 метр ераклыкта торырга кирәк.

Ерак араларга йөрүдән баш тартырга киңәш ителә. Һәлакәт булган очракта ашыгыч хезмәт чакыртуның 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Барлык яңалыклар