Консультацияләр Казанның барлык районнарында, шулай ук төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак
Иртәгә татарстанлылар халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнаша алачак. Консультацияләрне Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге әгъзалары, РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге, ТР Юстиция министрлыгы белгечләре һәм башкалар үткәрәчәк.
Чараны Казанның барлык районнарында 9:00 дан 16:30 сәгатькә кадәр уздыру планлаштырыла. Авиатөзелеш районында яшәүчеләр Дементьев урамындагы 70а йорты адресы буенча килергә мөмкин. Вахитов районында шәһәрлеләрне Жуковский урамындагы 12 нче йортта кабул итәчәкләр. Киров районы халкы Халтурин урамы 16 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алачак. Мәскәү районында консультацияләрне Восстание урамы 34 нче йорт адресы буенча үткәрәчәкләр. Яңа Савин районында яшәүчеләр Четаев урамындагы 50 нче йортта юридик консультация алачак. Идел буе районыннан шәһәрне Ипподромная урамындагы 18 нче бинада кабул итәчәкләр. Совет районында юридик ярдәмне Себер тракты 20 нче йорт адресы буенча күрсәтәчәкләр.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Казан халкы шулай ук төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсенә дә 9:00 дан 15:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамындагы 31/7 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алачак.
Шулай ук юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары аша кабул итәргә була: +7(800)201-16-00; +7(843)238-10-00; 8(987)205-00-63 (WhatsApp*).
Чараны Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясе оештырды.
*WhatsApp - Meta компаниясе продукты, ул экстремистик дип танылган һәм Россиядә тыелган.