В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда температура сизелерлек үзгәрмәячәк
Казанда синоптиклар аязучан болытлы, сизелерлек явым-төшемсез һава торышын фаразлый. Җил – төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 4-9 метр. Төнлә термометр баганалары -3 тән -5 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы 0 дән +2 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән көнчыгышта бераз кар, юеш кар, көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба күчә торган, тизлеге секундына 4-9 метр. Төнлә минималь температура -2 дән -7 градуска кадәр, көндез максималь температура 0 дән +4 градуска кадәр булачак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Чәршәмбе, 19 мартта, республика буенча сизелерлек явым-төшем көтелми, җил төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән, тизлеге секундына 6-11 метр. Төнлә температура -3..-8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -1..+2 градуска кадәр җылыта.
Пәнҗешәмбе көнне, 20 мартта, төнлә сизелерлек явым-төшемсез, температура -4..-9 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән, тизлеге секундына 6-11 метр. Көндез урыны белән бераз юеш кар явуы ихтимал. Һава температурасы 0..+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.