В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ял көннәрендә төнлә белән көчле салкыннар көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Иртәгә, 10-нчы сентябрь көнне, Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, Казанда иртәгә аязучан болытлы һава торышы булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә бераз яңгыр явачак, урыны белән томан, иртән һәм көндез – шулай ук явым-төшемнәр. Төнлә минималь температура +9-11 градус, көндез максималь температура +14-16 градус тәшкил итәчәк.
Шундый ук һава шартлары иртәгә бөтен республика буенча көтелә. Татарстанның кайбер районнарында төнлә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +7-12 градус, көндез максималь температура +12-17 градус тәшкил итәчәк.
11-нче сентябрь көнне республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы 0...+5 градуска кадәр, урыны белән минус 1 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез иң югары температура +11-16 градус.
Якшәмбе көнне, 12-нче сентябрьдә, аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә минималь температура +2-7 градус, урыны белән минус 1 градуска кадәр. Көндез иң югары температура +12-17 градус.