В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәдәният оешмасының төп бинасында бушлай сишәмбе экспозиция алмашыну аркасында күчерелде
Иртәгә Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеена бушлай килә алачак. Гадәттәгечә акция айның һәр сишәмбесендә уза. Әмма бу юлы төп бинада (Сандецкий утары) экспозиция алмашыну аркасында ирекле керү көне 10 декабрьгә күчерелде.
Үзгәрешләр ТР ССДМ филиалларына (Заманча сәнгать галереясе һәм «Хәзинә» Милли сәнгать галереясе) кагылмады, дип хәбәр ителә музейның телеграм-каналында.
10 декабрьдә барлык теләүчеләрне Сандецкий утарында 10:00 нан 18:00 гә кадәр К.Маркс урамы, 64 адресы буенча көтәләр.
Элегрәк ТР ССДМда «Импрессионист Константин Кузнецов. Россия – Франция. Кайту» яңа күргәзмәсе эшли башлады Экспозициядә рәсем һәм графиканың 80 нән артык әсәре, шулай ук фотосурәтләр һәм архив материаллары тәкъдим ителгән.