В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйлар
Иртәгә, 6 ноябрьдә, Казан телеманарасында Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү хөрмәтенә яктылык-динамик шоу булачак.
Телеманараның медиафасадында рус һәм татар телләрендә «Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!» котлавы трансляцияләнәчәк. Халык аны 18:00 дән 23:00 гә кадәр күрә алачак, дип хәбәр иттеләр ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 8 – 10 ноябрь көннәрендә казанлылар «Татарча диктант» язачаклар. Бөтендөнья акциясе онлайн һәм офлайн-форматларда узачак. Беренче тапкыр текстларны латин телендә карарга мөмкин булачак – Tatar Grammar бергәлеге Россиядән читтә яшәүче катнашучылар өчен повестьның өзекләрен җайлаштырды.