Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2025, 16:45

Яшел Үзән районында ККК энергетик утильләштерү заводы 24%ка әзер

Мәйданда Дмитрий Патрушев, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин булдылар

Яшел Үзән районында каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводын төзү эшләре 24%ка үтәлгән. Территориядә бункер һәм кабул итү бүлекләре, баш һәм инженер-көнкүреш корпусы төзелгән. Бүген төзелеш мәйданчыгында Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин булды.

«АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич объектта вакытлы корылмалар, складлар, шулай ук казан астына фундаментлар әзерләгәннәр, турбиналар электротехника бүлегенең металл конструкцияләрен монтажлаганнар, дип сөйләде.

Завод калдыкларны энергетик утильләштерүнең иң нәтиҗәле һәм киң таралган технологиясенә ия булачак – колосник рәшәткәдә яндыру. Заводның куәте елына 550 мең тонна чүп-чар тәшкил итәчәк.

Җиһазлар белән проблемалар аркасында 2023 елда объект төзелеше туктатылды. Әмма 2024 елда төп техника җитештерү белән шөгыльләнәчәк Кытай партнеры белән килешү имзаланды.

Заводның технологик параметрлары элеккечә калачак. Җиһаз экологик нормаларның барлык таләпләренә туры киләчәк, дип хәбәр ителә ТР рәисе сайтында.

Барлык яңалыклар