В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). 17 нче июльдә Казанның «Черек күл» паркында психолог Ренат Миназов белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Казанлылар «Мин беркемгә дә бәйле түгел. Дәваларгамы? Яки яшәсенме?» дигән темага лекция тыңлаячак.
Тыңлаучылар бәйлелек һәм бәйсезлек (автономия), үзара бәйлелек һәм мөстәкыйльлек турында тулырак белә алачаклар.
Чара 13:00 сәгатьтә җәйге йортның икенче катындагы террасада башлана (яңгыр яуса, очрашу беренче катта булачак). Килергә теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, психолог белән очрашулар һәр якшәмбе «Черек күл» паркында уза.