Консультацияне элеккечә «Доверие» үзәгендә һәм бердәм гомумроссия ышаныч телефоны буенча алырга мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 11-нче майда Казанда 175-нче номерлы гимназиядә һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның туганнарына психологик ярдәм күрсәтү өчен җибәрелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кайнар линиясе үз эшен төгәлләде. Бу вакыт эчендә белгечләр 143 шалтырату кабул итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта «Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлегенең +7(843)277-00-00 телефоны һәм балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен +7(800)200-01-22 телефоны буенча кайнар линиясе эше дәвам итә.
Элегрәк 175-нче номерлы гимназиядә атыш вакытында зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына ярдәм итүче психологлар KZN.RU https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/psikholog-tsentra-doverie-zvonki-napryazhennye-my-staraemsya-akkuratno-vesti-besedu/порталына аларның нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләделәр, шулай ук мондый ситуацияләрдә якыннарына ничек ярдәм итү турында берничә киңәш бирделәр.