В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3 нче Нокса һәм Аркылы Нокса урамнарындагы йортларны су белән тәэмин итү тулысынча торгызылган
Фото: «Водоканал» МУП
Троицк Ноксасы поселогындагы суүткәргечтә авария ремонт эшләре тәмамланган. 3 нче Нокса һәм Аркылы Нокса урамнарындагы йортларны су белән тәэмин итү кичә тулысынча торгызылган.
Аркылы Нокса урамындагы юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябык кала. 14 нче февральдә 16:30 сәгатькә кадәр участокта барлыкка килгән юка боз катламын бетерү эшләре алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә, автомобильчеләргә, сәфәрләрен планлаштырганда, альтернатив хәрәкәт маршрутларын сайларга киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, 1972 елда төзелгән суүткәргеч челтәренең 3 нче Нокса урамындагы участогында авария булган. Аның нәтиҗәләрен бетерү өчен 3 авария хезмәте бригадасы һәм 9 берәмлек «Водоканал» МУП техникасы җәлеп ителде.