В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә 15 мәйданчыкта алтынчы тапкыр оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). Иртәгә, 23 нче апрельдә, Казанда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә алтынчы тапкыр 15 мәйданчыкта 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак.
Уртача алганда, бер сәүдә көнендә барлык мәйданчыкларда казанлылар 45 млн сумнан артык продукция сатып ала.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республиканың 22 муниципаль районыннан һәм Татарстанның 22 агрохолдингыннан фермерлар катнаша. Алар җирле җитештерү товарлары – яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, он, ярмалар, шикәр һ.б. сата.
Продуктларны 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Ленинград урамы, 27
Беломорск урамы, 69
Чехов урамы, 2
Батыршин урамы, 20
Революция урамы, 12
Лаврентьев урамы, 10
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында узачак.
Исегезгә төшерәбез, ярминкә көннәренең берсендә Казан Мэры Илсур Метшин Киров районының Батыршин урамындагы мәйданчыкта булды, анда сәүдә рәтләрен карап чыкты, җитештерүчеләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты.