Дәресләрдә казанлыларны намаз укырга һәм ураза тотарга өйрәтәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
«Ислам. Беренче адымнар» проекты гыйбадәтләрне үтәп барырга теләгән, әмма озак вакытлы мәчет курсларына бару мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен ясалган. Дәресләрдә тыңлаучылар намаз укырга өйрәнәчәк һәм ислам нигезләрен үзләштерәчәкләр. Аерым алганда, катнашучыларны тәһарәт алу тәртибе һәм намаз уку үзенчәлекләре, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән таныштырачаклар, шулай ук аларга хәләл, хаҗ, ураза кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Тыңлаучыларны укыту материалы белән тәэмин итәчәкләр, бүләкләр дә каралган.
Барлыгы 7 дәрес планлаштырылган. Алар шимбә көнне 8:00 дән 13:00 гә кадәр Тукай урамы, 40 адресы буенча урнашкан Галиев мәчетендә узачак. Уку бушлай, татар һәм рус телләрендә алып барыла, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым төркем җыела. Укытучылар буларак мөфти һәм хәзрәтләр чакырылган.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты беренче тапкыр мөфти тарафыннан 2018 елда гамәлгә ашырылган. Бу вакыт эчендә курсларда 720 кеше белем алган, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Дәресләргә +7(843)237-86-18 телефоны яки түбәндәге сылтама буенча язылырга була.