Алсу Биктова илнең мәктәпкәчә учреждениеләре җитәкчеләре арасында иң яхшысы булды
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). Казанлы хатын-кызлар «Россия тәрбиячеләре» конкурсында призлы урыннар яуладылар. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта шул ук исемдәге форумда узды.
Киров районының 7 нче билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова Россиянең мәктәпкәчә учреждениеләре җитәкчеләре арасында иң яхшысы булды. Ә Совет районының 261 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Нуруллина профильле номинациядә өченче урынны алды.
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, быел конкурс катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 4,5 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре гариза биргән.