Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2023, 17:29

Россия Федерациясенең атказанган артисты Евгений Писарев: «Казанда зарланырлык бер әйберләр дә, гомумән аңа охшашлар да юк, миндә хәтта бераз көнләшү хисе дә бар дип әйтер идем»

Мәскәүнең Пушкин театры Казанда Михаил Булгаковның «Зойкина квартира» пьесасын тәкъдим итәчәк

Фото: teatrpushkin.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Камилә Вилданова). III Качалов театр фестивале Михаил Булгаков язган «Зойкина квартира» пьесасын тәкъдим итәчәк. Куелышның режиссеры булып Россиянең атказанган артисты һәм А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Писарев чыгыш ясады. KZN.RU хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул Качалов исемендәге театрдан һәм, әлбәттә, пьесадан алган тәэсирләре беләрн уртаклашты.

«Минем сезнең театр турында бик яхшы тәэсирләр. Монда эшнең ничек оештырылуына сокланам. Һәм бу, шул исәптән, кую өлешенә кагыла. Мантыйклы, компактлы, әмма шул ук вакытта һава да бар. Иркен һәм артык әйберләрсез. Мин ниндидер модалы театр ясаганда, еш кына кыйммәтле әйберләр, эш өчен булмаган, ә матурлык өчен ниндидер зоналар очратырга мөмкин дигәнне күздә тотам. Ә монда барысы да башкача. Бина нәтиҗәле эшләү өчен. Мин сезнең спектакльләрне күрмәдем, ләкин мин яхшы театр күрәм. Һәм бу ялган түгел: без бик күп гастрольләрдә йөрибез һәм мондый төрле әйберләргә зарланмыйбыз. Казанда зарланырлык бер әйбер дә юк, аңа охшашлар да юк, миндә хәтта бераз көнләшү хисе дә бар дип әйтер идем. Һәм һәрвакытта да ак көнләшү белән түгел», - дип шаяртты Евгений Писарев, - Үз театрымны бик иске булса да, бик яратам. Реконструкциядән соң да киңәя алмыйбыз – урын юк. Як-якка мөмкин түгел, чөнки башка биналар бар, аска таба – ярамый, чөнки җир асты елгалары, хәтта өскә таба да мөмкин дә түгел, югыйсә Иоанн Богослов чиркәвен каплыйбыз. Ә Качалов исемендәге театр, тагын бер кат кабатлыйм, минем стандартларга туры килә».

Михаил Булгаков «Зойкина квартира»ны 1926 елда ук язган, әмма режиссер фикеренчә, ул хәзерге вакытта да актуаль. Автор тарафыннан әсәргә кертелгән идеяләр хәзерге заман кешеләренең гамәлләренең мотивациясен тасвирлый. Пьесада барлык вакыйгалар НЭП чорында бара.

«Минем беркайчан да Булгаковны куйганым булмады һәм «Зойкина квартира» пьесасын беркайчан да аңламадым. Ул фарс булырлык дәрәҗәдә көлкеле түгел, «Дни Турбиных» яки «Бег» (Михаил Булгаков пьесалары – ред. искәрмәсе) кебек фаҗигале түгел. 20 нче һәм 30 нчы еллар комедияләре арасын да тагын да көлкеләр бар. Шулай булгач, мин бу әсәрне чын күңелдән аңламадым. Ләкин миңа бу пьеса эшли башлый кебек тоелды. Һәм бу тикмәгә генә түгел: әсәр тормыш үзгәргән вакытта заманнар киселешендә язылган, хәтта дөнья төзелеше төптән сынган вакытта дияр идем. «Зойкина квартира»да барлык геройлар яңа шартларда яшәргә тырыша. Хәтта алар түбән әхлакый җаваплылык булган кешеләр булсалар да. Миңа калса, бу җәмгыятьнең ориентлашу омтылышы», - дип сөйләде Евгений Писарев.

Режиссер билгеләп үткәнчә, кирәкле күченеп китү турында даими сөйләүче персонажлар ничек акча эшләргә кирәклеге турында уйларга ныграк чума. Шул рәвешле, алар бу мизгелне сузалар. Алар өчен беркайчан да китү өчен яраклы шартлар булмаячак.

Казан сәхнәсендә «Зойкина квартира» пьесасын А.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры труппасы тәкъдим итәчәк. Рольләрне Россиянең атказанган артистлары Владимир Майзингер, Инна Кара-Моско, шулай ук Александра Урсуляк, Александр Кубанин, Сергей Миллер һәм башкалар башкарачак.

Качалов фестивале 26 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, анда шулай ук беренче тапкыр Минскидан Янка Купала исемендәге Милли академия театры катнашачак.

Барлык яңалыклар