В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26 нчы сентябрьдә Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак
Фото: Денис Гордийко
Казанда традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе 26 нчы сентябрьдә ахшам намазыннан соң узачак. Тантанага Казан имамнары, мөфтият оешмалары җитәкчеләре, ислам уку йортлары шәкертләре җыелачак.
Узган елгы кебек үк, Мәүлид бәйрәме кысаларында Галиев мәчетендә «Мәүлид» касыйдәсен башкару күркәм бизәк булачак, аны татар мәкаме белән Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов башкарачак. Моннан тыш, мәҗлестә Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән булган Мөхәммәд Сәиддавыт Сөенов башкаруындагы мөнәҗәтләр дә булачак.
Рабигыль-әүвәл ае – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килүе аркасында зурлана торган мөселман календарендагы әһәмиятле айларның берсе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 15 нче октябрьдә төгәлләнә.