Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2024, 10:03

Яңа ел алдыннан Казанның Башкарма комитетында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Очрашуда катнашучылар массакүләм чаралар уздырганда иминлекне тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар

Кичә Татарстан башкаласы Башкарма комитетында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Анда иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук Яңа ел чараларына әзерлек һәм уздыру вакытында террорчылык актларын кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре каралды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин үткәрде.

Очрашуда хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Утырышта оештыру моментларын билгеләделәр һәм көн тәртибе мәсьәләләре кысаларында башкарыла торган эшләр турында докладлар тыңладылар.

«Традицион якты гаилә бәйрәмнәре - Яңа ел һәм Раштуа якынлаша. Без бу көннәрдә иминлекне тәэмин итүнең нинди чараларын күрүебез, чаралар уздырыла торган урыннарда гына түгел, ә шәһәр буенча да Казан халкының һәм кунакларының иминлеге ничек тәэмин ителәчәге турында фикер алышырга җыелдык», – дип мөрәҗәгать итте Искәндәр Гыйниятуллин очрашуда катнашучыларга.

Беренче доклад белән гражданнарны яклау идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Николаев чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 25 декабрьдә Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак, ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанда пиротехника эшләнмәләрен җибәрү өчен дүрт мәйданчык билгеләнгән, алардан шәһәр халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә файдалана ала:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйдан;

Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Зареченск дамбасы;

Идел буе һәм Вахитов районнарында – каенлыкта «Сабантуй» мәйданчыгы каршында автомобиль кую урыны;

Совет районында – Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында ипподром янындагы мәйданчык.

Аерым контрольдә – массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда террорчылыктан саклануны көчәйтү. Куркынычсызлыкны арттыру чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Хәзерге вакытта күзәтчелек хезмәтләре, шул исәптән эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Яңа елны бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларында күчмә киңәшмәләр үткәрә. Бу «Казан» гаилә үзәге территориясенә, парк һәм скверларга, районнардагы чыршы шәһәрчекләренә кагыла. Һәр объектта тиешле куркынычсызлык чаралары тәэмин ителәчәк, эре мәйданчыкларда тикшерү чаралары уздырылачак. Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе белән берлектә куркынычсызлык киртәләрен урнаштыру схемалары эшләнде, тикшерү зоналарының урнашуы һәм саны билгеләнде.

Бәйрәм мәйданчыкларында лицензияле сак предприятиеләре хезмәткәрләре, контролер-җаваплы оештыручылар, волонтерлар, ашыгыч медицина ярдәме кареталарын җәлеп итеп медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерү расчетлары кизү торачак. Шулай ук массакүләм чаралар уздыру урыннарында Казан буенча ЮХИДИ идарәсе тәкъдимнәре белән транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү мөмкинлеге бар.

Халыкка вакыйгаларга минималь күләмдә әйберләр белән, зур сумкалар һәм башка предметларсыз барырга киңәш ителә.

Беренчел әһәмияткә ия мәсьәлә – балаларның иминлеге. Гүзәл Сәгыйтова кышкы каникулларның 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәген искәртте. Барлык мәгариф учреждениеләрендә дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре узачак, аларда балаларга кыш көне куркынычсызлык чаралары турында сөйләячәкләр. Аларга бозда, салкын көннәрдә урамда йөргәндә, тимер юллар һәм магистральләр янында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструкцияләр биреләчәк. Шулай ук укучыларның ата-аналарына балалар белән бу темаларга әңгәмәләр үткәрергә киңәш ителә.

Мәгариф оешмалары һәм спорт учреждениеләре биналарының иминлегенә дә игътибар бирәләр. Җаваплы затларга объектлар территориясенә килүчеләрне һәм транспортны кертү режимын көчәйтү, шулай ук алып керелә яисә китерелә торган йөкләр һәм әйберләрне тәүлек буе контрольдә тоту, көнкүреш калдыкларын вакытында чыгару йөкләнде. Моннан тыш, учреждениеләрдә янгынга каршы режимның үтәлешен, янгын сүндерүнең беренчел чараларының булу-булмавын һәм сакланышын күзәтәчәкләр.

«Без ничек эш итәргә кирәклеген аңлыйбыз, ләкин һәрвакыт бу мәсьәләгә беренче тапкыр кебек – бөтен җаваплылык һәм бөтен игътибар белән якын килергә тиешбез. Шуңа күрә тагын бер тапкыр барысын да сөйләп үтәсем һәм чараларга әзерлек һәм уздыру чорында ниләр эшләргә кирәклеген искә төшерәсем килә», – диде Искәндәр Гыйниятуллин. Ул район хакимиятләре башлыкларына, комитетлар, идарәче компанияләр җитәкчеләренә берничә йөкләмә белән мөрәҗәгать итте һәм халыкны уяу булырга һәм шикле кешеләр турында мәгълүматны хокук саклау органнарына җиткерергә өндәде.

Шулай итеп, куркынычсызлык чараларын көчәйтү мероприятиеләре кысаларында җаваплы затларга кешеләрнең күпләп була торган урыннарын өстәмә рәвештә тикшерергә; хезмәткәрләргә күрсәтмәләр бирергә һәм объектларның сакланышын тикшерергә; сәүдә объектлары милекчеләре белән сөйләшергә – аларга сакланышны тәэмин итү кирәклеген җиткерергә; балалар һәм социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрергә; чит затларның техник бүлмәләргә, подвалларга, торак фонды чормаларына керүен булдырмаска; шикле предметны тапканда гамәлләр тәртибе турында техник персоналга инструкция бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, шикле кешеләр яки гамәлләр турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә була: 112 (ашыгыч чакырулар хезмәте), +7(843)291-30-21 (ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте), +7(843)231-45-55 (ТР буенча Россия ФИХИ дежур хезмәте).

Барлык яңалыклар