В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны белгечләр күзәтәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Фейерверкларны тыю афәтләрдән саклану өчен кертелә. Һәр ишегалдына без Эчке эшләр идарәсе һәм Хокук тәртибен саклау җәмәгать пункты хезмәткәрләрен куя алмаячакбыз, шуңа күрә мин район башлыкларына һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетына мөрәҗәгать итәм, халыкка пиротехника эшләнмәләрен куллану өчен мәйданчыклар турында мәгълүмат җиткерергә кирәк», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Фейерверкларны түбәндәге территорияләрдә кулланып була:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;
Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;
Идел буе һәм Вахитов районнарында – Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобильләр тукталышында;
Совет районында – ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.