Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2024, 11:56

«Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты дәресләре Казанның өч иҗтимагый мәйданында үтәчәк

Укытуны агроном-эколог, агач инспекторы Александр Матюха оештырачак

Казан паркларында «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты старт ала. Шәһәр халкын Кабан күле яры буенда, Горки-Әмәт урманы һәм «Ак чәчәкләр» бульварында өч дәрестән торган курс көтә. Дәресләрне агроном-эколог, агач инспекторы Александр Матюха уздырачак.

Кабан күле яры буйлап экскурсия 15 нче июньдә булачак. Катнашучыларга монда үскән үсемлекләр һәм аларны тәрбияләүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.Алынган белемнәрне гамәлдә ныгытып барачаклар. Шәһәр халкын шулай ук бакчачы һөнәре һәм аның кораллары белән дә таныштырачаклар.

22 июньдә «Ландшафтны саклау нияте» дәресендә тыңлаучыларга кирәксез үсемлекләрне утау һәм башка утыртылган агач һәм үсемлекләр турында сөйләячәкләр.Соңгы, «Кабанның икенче ягы» дип аталган, очрашу 29 нчы июньдә узачак. Шәһәр халкы агач һәм куакларны санитар кисү турында беләчәк.

Барлык дәресләр дә 11:00 сәгатьтә башлана. Проектта катнашу өчен, 13 июнь 15:00 сәгатькә кадәр сылтама буенча кереп гариза тутырырга кирәк. Шуннан соң 16 яшьтән өлкәнрәк 25 кеше сайлап алыначак. Алар курсның барлык дәресләрендә дә катнашырга тиеш булачак.

Беренче тапкыр «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты кысаларында укытуны узган ел җәй көне «Ак чәчәкләр» бульварында башладылар. «Өч ай эчендә 22 катнашучы утыртылган агач һәм үсемлекләрне тәрбияләү буенча белем һәм күнекмәләр алды», - дип хәбәр итте шәһәрнең парк һәм скверлар дирекциясе.

Барлык яңалыклар