В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда синоптиклар аз болытлы һава торышы вәгъдә итә
Татарстанда яңгырлар көтелә. Һаваның көнлек температурасы +12 градус һәм аннан да югарырак булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Иртәгә төнлә Казанда явым-төшемсез аз гына болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр булуы ихтимал. Җил – көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с ка кадәр, 12 м/с ка кадәр җитүе дә ихтимал. Төнлә минималь температура +7..+9 градус. Көндез +14..+16 градус.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, Татарстанда суыта. Урыны белән бераз яңгыр ява. Төнлә синоптиклар +5..+10 градуска кадәр вәгъдә итә. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында - 3..-2 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары +14..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе көнне, 6 октябрьдә, явым-төшем көтелми, төнлә республиканың аерым районнарында яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +4..+9 градуска кадәр җитәчәк. Көндез – +12..+17 градус.
ТР Гидрометүзәге алдан фаразлавынча, киләсе атна тотрыксыз һава торышы белән башланачак. Урыны белән, башлыча көнбатышта, зур булмаган яңгырлар явачак. Дүшәмбе көнне, 7 октябрьдә, көндез синоптиклар +13..+18 градуска кадәр вәгъдә итә, ә 8 октябрьдә һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.