В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 апрельдә Марат Зарипов казанлылар сорауларына җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 10 апрельдә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Зарипов гражданнарны кабул итәчәк. Ведомство эше белән бәйле сорауларны Мәскәү районы бүлегендә Энергетиклар ур., 2 адресы буенча биреп булачак.
Кабул итү 15.00 сәгатьтә башлана. Моның өчен алдан язылырга кирәк. Тулырак мәгълүмат артыннан тикшерү идарәсенә (843) 221-74-14 һәм 554-02-54 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте искәртүенчә, бу консультация алырга бердән-бер мөмкинлек түгел. Казанда Большая Красная ур., 39 адресы буенча Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин кабул итә. Бирегә көн дә, бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ә җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр (13.00-13.45 – төшке аш вакыты) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.