Соңгы алты елда Татарстан торакны файдалануга тапшыру күләме буенча куелган бурычларны үтәп кенә калмады, арттырып үтәде. Бу хакта бүген ТР төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин «Казаныш» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумында белдерде. Чара бу көннәрдә ТР башкаласында Г.Камал исемендәге театрда уза.
«Татарстан соңгы алты елда торакны файдалануга тапшыру күләме буенча куелган бурычларны арттырып үтәде. Бүген республиканы Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар төбәге генә узып китә», — дип ассызыклады Никита Стасишин.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда күп кенә эре төзелеш компанияләре эшләргә тели. «Күп санлы федераль төзүчеләр Татарстанда һәм Казанда эшли инде. Шунысы мөһим, алар үзара квадрат метр бәясе белән түгел, ә төзелә торган объектның сыйфаты белән көндәшлек итә», – дип билгеләп үтте РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары. Ул шулай ук май аенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVI Халыкара икътисадый форумына күпләр хәзер үк катнашу өчен гариза бирергә тели, дип өстәде. «Бу атна башында мин илнең 30 эре төзүчесен җыйдым. Алда торган форумда катнашу өчен барысы да чиратка тезелде», — дип хәбәр итте докладчы.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Татарстан һәм Казан төзелеш мәсьәләләрендә бер урында тормый, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсенә тулысынча якын килә.
«Иң мөһиме, Татарстанда һәм Казанда барлык төзелеш баланслы бара. Төзелә торган торакның күләме һәм аңа ихтыяҗ республика һәм Казан сурәтен үзгәртергә тиешле архитектуралы, арзан булмаган проектларның төгәл үтәләчәген ачык аңларга мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Никита Стасишин.
Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда өч көн – 6 февральдән 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Анда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнашачак. Барлыгы 400 гә якын докладчы көтелә, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.
Форумның тулы программасы белән
сылтама буенча танышырга була.