Россия Төзелеш Министрлыгының проект дирекциясе директоры урынбасары Маргарита Жаркова «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән өч Казан паркына сәфәр кылды. Алар арасында - «Фестивальный» бульвары, Түбән Кабан күле һәм «Черек күл» паркы.
«Бик матур һәм яшәүчеләргә бик кирәкле киңлекләр. Аларны проект карарлары, дизайн-кодларны куллану, сыйфатлы тормышка ашыру һәм эчтәлек берләштерә. Алар барысы да уңайлы, заманча һәм җәлеп итүчән. Ә иң мөһиме, җирле халык һәм туристлар яраткан урын, әлеге киңлекләр һәрвакыт кеше белән тулы – анда күңелле вакыт үткәрү һәм ял итү өчен һәрвакыт әйләнеп кайтасы килә», – дип Россия Төзелеш Министрлыгы проект дирекциясе матбугат хезмәте Маргарита Жаркова сүзләрен китерә.
«Фестиваль» бульвары 2018 елда төзекләндерелде. Проектта ике төп идеягә басым ясадылар — җәмәгать киңлегендә навигация булдыру, аның ярдәмендә шәһәр халкы һәм туристлар юнәлеш таба алачак, һәм ФИФАга сылтама ясау, чөнки ул елны ТР башкаласында футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узды.
2016 елдан башлап Кабан күле янындагы яр буе территориясен төзекләндерү берничә этапта узды. Монда сәүдә рәтләре урнаштырылган, җәяүлеләр зонасын саклап калганнар һәм амфитеатр төзегәннәр.
Маргарита Жаркова шулай ук Казанның иң борынгы һәм төп иҗтимагый киңлекләренең берсе булган «Черек күл» паркында булды. Төзекләндерелгән территориянең мәйданы 4,9 га, ә яшелләндерү мәйданы 2,4 га тәшкил итә. Яңартылганнан соң «Черек күл»нең үзәк киңлеген түгәрәк формасын кабатлаучы агач белән бизәгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, июльдә казанлылар паркның юбилеен билгеләп үттеләр – аңа 245 ел тулды. Бәйрәмгә чакырылган кунак журналист Саша Сулим
булды.
Быел Татарстан Республикасы башкаласында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча алты иҗтимагый киңлек
төзекләндереләчәк. Планга Большое Чайковое күле территориясе, Серов урамындагы бульвар, ТР Төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверлары һәм Казан-2 тимер юл вокзалы янәшәсендә, Петров паркы һәм Бутлеров һәм Толстой урамнары чатындагы участок кертелгән.