Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2022, 14:10

Восстание урамындагы «Яхшы куллар» хәйрия складының әйберләр кабул итү пункты ябылды

Мохтаҗларга киемнәрне Калинин урамындагы пунктта һәм шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә урнаштырылган контейнерда калдырырга була.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Казанда Восстание ур., 59 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» хәйрия складының әйберләр кабул итү пункты ябылды.

Теләүчеләр «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагы балалар өчен киемнәр һәм аяк киемнәрен Калинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан пунктка тапшыра алалар. Әйберләр эш көннәрендә – 10:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 10:00 дән 14:00 гә кадәр кабул ителә. Мәгълүматны +7(843)236-65-61 телефоны буенча ачыкларга була, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» фондында. Шулай ук шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә әйберләр җыю өчен контейнер урнаштырылган. Әйберләрне 10:00 дән 22:00 гә кадәр Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча калдырырга мөмкин (1 кат, үзәк керү юлының сул ягында).

Фонд яхшы хәлдәге чиста әйберләрне кабул итә, төс, үлчәм һәм стиль мөһим түгел. Салкыннар башлану белән язгы-көзге кием һәм аяк киеменә ихтыяҗ зур. Халык китергән барлык әйберләр социаль яктан якланмаган шәһәр кешеләренә, шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә бушлай таратыла. Әйберләрне Калинин урамындагы пункттан эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр килеп алырга мөмкин.

Казанлылар шулай ук кияргә яраксыз әйберләрне (эчке кием, колготки, ясалма күннән һәм тулысынча синтетик тукымалардан булган әйберләрдән тыш) тапшыра ала, аларны хайваннар өчен вольерларда кулланырга мөмкин. Чүпрәкләрне 100 дән артык эт һәм мәче яши торган «Бездомыш» приютына бирәчәкләр.

Ел саен «Игелекле эшләр көне» фонды складта 12 мең кешегә кием, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр тарата.

Барлык яңалыклар